Минем иң газиз кешем,кадерлеләрдән кадерлем,йөрәк парәм-улым Альберт!Сине ихлас күңелемнән гомер бәйрәмең-туган көнең белән тәбрик итәм!Сиңа иң мөһиме-корычтай нык сәламәтлек,җан тынычлыгы,иксез-чиксез шатлыклар телим.Син минем ныклы терәгем,иң олы бәхетем,шатлыгым!Сабыр холыклы,мәрхәмәтле,ярдәмчел,киң күңелле,олы йөрәкле,ачык йөзле син!Гел шундый булып кал,балам!Аллаһы тәгаләм алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән, балаларыңның оныкларыңның кадер хөрмәтен күреп,Света белән тигезлектә гомер итәргә язсын! Альберт балам,син дә үсеп җиттең, Миңа һаман бала булсаң да. Инде үзең,тормыш юлларыннан, Ныклы адым белән барсаң да. Мин кайгырмыйм синең киләчәккә, Чын ирләрчә һәрбер теләгең. Син дәвамы минем гомеремнең, Картлыгыма ныклы терәгем! Раббым Аллам,тәүбә,тәүфикьлар бир, Дошманнардан сакла баламны! Иман нуры булсын күңелендә, Һич күрмәсен авыр яраны! Альбер балам,минем догаларым, Юлдаш булсын гомер юлыңда! Чыланмыйча йөз син,язмышыңның, Диңгезенең салкын суында! Чын ир булып яшә дөньяларда, Тирән эзләр калсын юлыңда! Йөге тулы тормыш арбасының, Дилбегәсе булсын кулыңда!