Туган көнең синең бүген,Альберт балам, Җаныңа тынычлык,тәнеңә сихәт телим иң элек. Раббым озын гыйбадәтле гомер насыйп итсен, Онык-балаларың күрсәтсеннәр бары игелек! Күңелемне җылытучы кояшым син, Йолдызым,тормышымны яктыртып торган. Сулар чиста һавам,эчәр татлы суым, Гомеремнең дәвамы син, бердәнбер багалмам. Гомер юлларымны узган чакта, Авырлыклар булса да үкенмим. Аллаһым миңа ул бүләк итте, Горур Ана була алдым мин. Күз карашымнан белеп торасың, Йөрәгемдә булган барлык уйны. Аллаһы тәгаләмә рәхмәтлемен Бүләк иткән өчен шундый улны. Рәхмәтлемен балам мин сиңа, Авырлыктан мине саклыйсың. Йөрәгемдә булган яраларны, Җылы сүзең белән каплыйсың. Бәхет нәрсә ул дип сорасалар, Шундый улың булуы диярмен. Соңгы сулышыма кадәр сиңа, Тик яхшылык кына теләрмен. Йөрәк җылың биреп барсына, Үзең дә өч бала тәрбиялисең. Максатларына ирешерлек итеп, Тик бәхетле булуларын телисең. Олы юлга чыгардың аларны, Ярдәм бирәсең һәрбер балаңа. Синдәй Әтиләр күбрәк булса, Бәхетле булыр иде һәр бала да. Күңелең киң синең,йөрәгеңнең Җылылыгы җитә барыбызга. Һәркөн иртән торып шөкер итәм, Догаларымны укыйм барыгызга. Аллаһыма рәхмәт әйтеп туялмыйм, Олы бәхетләргә мине күмгәненә. Бар авырлыкны оныттырырлык, Мәрхәмәтле ул бүләк иткәненә. Картлыгыма ышанып керәмен, Янымда шундый улым булганда. Җаның сафлыгы,киң күңелең Күчсен үзеңнең балаларыңа да Гаиләң матур,Светланаң белән, Тәүфыйклы балалар үстердегез. Тигезлектә,бәхетләргә күмелеп, Игелекләрен күреп яшәгез сез. Кулыннан килгән изгелекләрне Берни дә кызганмый эшлисең. Синең белән без бәхетле улым, Җир йөзендә иң изге кеше син. Гүзәл бакча иттең тормышымны, Сулышымнан мине аңлыйсың. Үзеңә тынгы тапмый,көне-төне, Җил-яңгырдан мине саклыйсың. Чиксез рәхмәтлемен сиңа улым, Һәр Ана хыялындагы бала син! Аллаһы тәгаләмә ялварамын: "Бар начарлыктан сине сакласын!"