Әле кичә генә кебек,
Дөньяга килгән көнең.
Бүген 50 яшең тулган, Ышанмый тора күңел.
Иң бәхетле көнем бит ул,
Әни булган көнем минем.
Шул минуттан бер секунд та,
Чыкмыйсың йөрәгемнән.
Һәр иртәдә таң атканда,
Улым сине исемә алам.
Изге теләкләрем теләп,
Догаларымны кылам.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь-ул аз әле!
Алда әле-күпме шатлык,
Күпме бәхет,наз әле!
Гомереңнең бер мизгеле-
Туктап бер җырлап алу!
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
50 ел гомер үтеп киткән,
Аз да түгел,күп тә түгел.
Ярты гасыр гомер бит ул
Мине бик тә бәхетле иткән.
Әле тагын бик күп еллар,
Тоясы иде шушы бәхетне. Алдагы көннәрдә үзеңә дә Газиз балаларың күрсәтсен,
Шундый олы кадер-хөрмәтне.
Күзләремә карап кына да,
Ни уйлаганымны беләсең.
Кирәк чакта акыллы киңәш,
Ярдәмеңне миңа бирәсең.
Улым минем зур бәхетем,
Йөрәгемнең син тибеше. Язмышымның зур бүләге, Томышымның татлы җимеше!
Улым син дә олыгая барасың,
Миңа һаман бала булсаң да. Инде үзең тормыш юлыннан,
Ныклы адым белән барсаң да.
Мин кайгырмыйм синең өчен,
Чын ирләрчә һәрбер теләгең. Син дәвамчысы гомеремнең,
Картлыгыма ныклы терәгем.
Дөрес,бала өчен борчыласың, Елыйсың да күңел тулганда. Шундый рәхәт миңа,синдәй Сокланырлык улым булганда.
Син бәхетле булсаң,мин бәхетле,
Минем бәхет синең кулыңда. Раббым,минем бәгырь жимешемнең,
Фәрештәләр торсын юлында.
Һич күрмә авыр яраларны,
Иман нуры булсын җаныңда. Минем кылган догаларым,
Юлдаш булсын гомер юлыңда.